news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда базга егылып төшкән ир-атны коткарганнар

Татарстанда шәхси йортның базына егылып төшкән ир-атны коткарганнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, әлеге Салмачыдагы бер шәхси йортның ишегалдында булган. Кайсыдыр мизгелдә ир-атның хәле начарайган һәм ул 1,5 метр тирәнлектәге базга егылып төшкән.

2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре, альпинист кирәк-яраклары ярдәмендә ир-атны баздан чыгарган, аңа беренче ярдәм күрсәткән һәм табибларга тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot