news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сәнәгать зонасында адашкан кыр кәҗәсен коткарганнар

Татарстанда сәнәгать зонасында адашкан кыр кәҗәсен коткарганнар

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Азнакай районында сәнәгать зонасында адашкан яшь кыр кәҗәсен коткарган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хайванны эшчеләр һәм шул тирәдән үтеп баручылар күреп алган. Кыр кәҗәсе, ничек чыгарга белмичә, сәнәгать зонасы буйлап чабып йөргән. Битараф булмаган кешеләр бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтенә шалтыраткан, урынга Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре килгән. Кыр кәҗәсендә зур булмаган яралар табалар, хайван көчле стресс хәлендә була.

Җанварны ветклиникага алып килгәннәр, табиблар аның яраларын эшкәрткән һәм беренче ярдәм күрсәткән. Шуннан соң урманга җибәргәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot