news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда урманда адашкан ике хатын-кызны коткарганнар

Татарстанның Яшел Үзән районында урманда адашкан ике хатын-кызга коткаручылар ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Хатын-кызлар Ивановское авылы янындагы урман массивында адашкан. Алар ашыгыч ярдәм номеры буенча шалтыраткан, әмма элемтә гел өзелгән. 2нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре хәбәр алу белән вакыйга урынына килгән һәм эзләү эшләрен башлап җибәргән. Нәтиҗәдә, 48 яшьлек ике хатын-кызны табып, туганнары янына кайтарып куйганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot