Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ягулык-энергетика комплексы объектларында киберсынау үткәрү өчен штаб төзелде
Татарстанда ягулык-энергетика комплексында киберсынаулар үткәрү өчен оператив штаб булдырылды. Республика Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы боерыкны имзалады.
Штаб ягулык-энергетика комплексы объектлары эшендә өзеклекләр яки туктап калуга китерергә, шулай ук алар эшкәртә торган мәгълүматның иминлегенә куркыныч тудыру ихтималы булган кимчелекләрне ачыклау һәм бетерү эшен координацияләячәк.
Штаб рәисе итеп Алексей Песошин билгеләнде. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко – аның урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев секретаре булды.
Штаб составына шулай ук республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, энергетика компанияләре һәм мәгълүмати иминлек өлкәсендә махсуслашкан оешмалар вәкилләре керде. Алар арасында «Татнефть», «Татэнерго», «Татэнергосбыт», «ТАИФ-НК», «Челтәр компаниясе» һәм «Бердәм энергетика системасының система операторы» вәкилләре бар.
Штаб киберсынаулар оештырырга һәм координацияләргә, аларны үткәрү буенча бердәм алым булдырырга һәм кабул ителгән карарларның үтәлешен контрольдә тотарга ниятли. Утырышлар офлайн яки дистанцион форматта узачак.
Штаб эшен оештыру-техник яктан тәэмин итү Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына йөкләнде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз