news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сәнәгать парклары резидентлары өчен салым ташламалары сакланачак

Татарстанның сәнәгать паркларына акча керткән эшмәкәрләр өчен гадиләштерелгән салым режимы сакланачак. ТР Дәүләт Советы утырышында шундый карар кабул ителде.

2026 елның 31 декабренә кадәр индустриаль (сәнәгать) парк территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзегән сәнәгать парклары резидентлары гадиләштерелгән салым салу системасы буенча киметелгән салым ставкаларын мондый килешүнең гамәлдә булу вакыты тәмамланганчы, әмма 10 салым чорыннан да артмаган вакыт дәвамында куллана алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot