news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда эссе һава торышы саклана, явым-төшем көтелми

Татарстанда эссе һава торышы саклана, явым-төшем көтелми
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген, 5 августта, Татарстанда эссе һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем фаразланмый.

Төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, көндез аның тизлеге урыны белән 13 метрга кадәр көчәя.

Шактый җылы төннән соң (+10..+15 градуска) көндез төбәктә һава температурасы +23..+28 градуска (ТР башкаласында +25..+27 градуска) кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot