Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда эшен югалту куркынычы янаган хезмәткәрләргә вакытлы эш урыннары биреләчәк
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хезмәткәрләрне вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыруга юнәлдерелгән карар проекты әзерләде, ул тулы булмаган эш көне яисә атна режимы, эштән туктап тору, шулай ук оешмалар ябылу, шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеген туктату яисә штат кыскартылуга бәйле рәвештә эштән азат ителгән хезмәткәрләргә кагылачак. Хәзер карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документ вакытлыча эшкә урнашкан хезмәткәрләрнең хезмәтенә өлешчә түләү чыгымнарын каплау өчен эш бирүчеләргә федераль бюджеттан субсидияләр тәкъдим итүне күздә тота. Аена бер хезмәткәргә субсидия күләме, бюджеттан тыш дәүләт фондларына иминият взносларын исәпкә алып, хезмәт өчен түләүнең минималь күләменә тәңгәл киләчәк.
2025 елда программада 3750 кеше катнашыр дип көтелә.
«Бу ярдәм нәтиҗәсендә предприятиеләр югары квалификацияле кадрларны саклап калу һәм массакүләм кыскартуларны булдырмау мөмкинлеге алачак», - дип билгеләп үтелә карар проектына аңлатма язуында.
Документ «Кадрлар» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында әзерләнгән һәм эш бирүчеләрнең чыгымнарын республика тарафыннан финанслауны күздә тота.
Расланган очракта ул имзаланган вакыттан үз көченә керәчәк һәм 2025 елның 1 октябреннән килеп туган хокук мөнәсәбәтләренә кагылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз