news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ришвәт алган өчен җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәре тоткарланган

Татарстанда полиция хезмәткәрен ришвәт алган өчен тоткарлаганнар.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, полиция хезмәткәрләренең берсе Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә законсыз эшчәнлекне оештыручыларга карата тиешле чаралар күрмәгән өчен арадашчылар аша акча алган. Аның бу эшкә катнашы барлыгы ведомствоның шәхси иминлек идарәсе һәм Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе оперативниклары тарафыннан ачыкланган.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, сүз оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге башлыгы урынбасары Олесь Ямпольский турында бара.

«Хезмәткәрнең гаебе расланган очракта, ул эчке эшләр органнарыннан җибәреләчәк һәм аңа канунда билгеләнгән тәртиптә җәза биреләчәк, ә аның җитәкчеләре катгый дисциплинар җаваплылыкка тартылачак», – дип белдерделәр Эчке эшләр министрлыгында.

news_right_1
news_right_2
news_bot