news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җир кишәрлекләреннән файдаланмау мәсьәләләре буенча кайнар элемтә узачак

Татарстанда җир кишәрлекләреннән файдаланмау мәсьәләләре буенча кайнар элемтә узачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Иртәгә, 27 ноябрьдә, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җир кишәрлекләре хуҗалары өчен кайнар элемтә үткәрә.

Чара 1 сентябрьдән гамәлгә кергән РФ Хөкүмәтенең карарына багышланган, ул торак пунктларга караган җирләрнең, бакча кишәрлекләренең кулланылмау билгеләрен ачыклый.

Милекчеләр җирдән файдаланмау критерийлары турында аңлатмалар, шулай ук закон бозуларны бетерү буенча киңәшләр алачак.

Шалтыратулар 10:00-12:00 сәгатьләрдә Казандагы телефон буенча кабул ителә: 8 (843) 255-25-71. Республика районнарындагы белгечләрнең контактлары Росреестр идарәсенең рәсми сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» – «Кайнар элемтә» бүлегендә урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot