Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда судагы фаҗигаләр дә, батып үлүчеләр дә кимегән
Соңгы ярты елда Татарстанда суда батып үлүчеләр саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда кимегән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең территориаль органы җитәкчесе урынбасары – ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев бүген ТР Хөкүмәте йортында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында шулай дип белдерде.
«Ел башыннан республиканың су объектларында 31 кеше, шул исәптән өч бала һәлак булган, 25 кеше (шуларның алтысы – балалар) коткарылган. Узган елның шул чорында исә 44 кеше, шул исәптән дүрт бала һәлак булган. 30 кешене (аларның дүртесе – балалар) коткарганнар», – дигән мәгълүматлар китерде ул.
2026 ел башыннан Татарстан Республикасының су объектларында барлыгы 45 фаҗига теркәлгән, дип өстәде Денис Мокеев.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз