news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда татар меценатлыгы тарихына багышланган фильм төшереләчәк

Татарстанда «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеменнән грант алган «Татар меценатлыгы традицияләре: чишмә башы һәм хәзерге заман» проекты гамәлгә ашырыла башлады. Татар меценатлыгы тарихына багышланган документаль фильм төшерү рроектны тормышка ашыру этапларының берсе булачак, дип сөйләде журналистларга ТР Рәисене ярдәмчесе Марат Гатин.

«Проект татар мәдәятендә меценатлык феноменына багышланган. Элекке заманда аның әһәмияте нинди булган һәм ул хәзер ничек яңадан торгызыла. Инде бүгенге заманда ук эшмәкәрләр мондый мәдәниятне формалаштыра башлыйлар», – дип ассызыклады республика җитәкчесе ярдәмчесе.

Фильмнан тыш, проект тематик лекторийлар һәм ТР Милли музее ярдәмендә төрле чорлардагы билгеле татар меценатларына багышланган күргәзмә оештыруны күздә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot