news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле җил түбәләрне куптарган һәм агачларны аударган

Кичә Татарстанның Аксубай районында көчле җил ике йортның, шулай ук биш хуҗалык корылмасының түбәсен өлешчә куптарган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә. Моның сәбәбе - урыны белән тизлеге 24 метрга кадәр җиткән көчле җил.

Ведомство мәгълүматлары буенча, көчле җил аркасында Татарстанда 12 агач (Казанда - өч, Чистай районында – биш, Аксубай районында – өч, Арча районында – бер) ауган.

Шул сәбәпле, Татарстанның Лениногорск, Чистай, Әлмәт, шулай ук Биектау районнарындагы кайбер йортларда ут беткән – 1 079 абонент утсыз калган. Чистай районындагы «Ровесник» һәм «Солнышко» балалар лагерьларында да ут беткән.

Челтәр компаниясе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта электр белән тәэмин итү торгызылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot