news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җиде сәгать пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә булды

Татарстанда 15.12 сәгатьтә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган. Режим Мәскәү вакыты белән 08.06 сәгатьтән бирле гамәлдә булды.

Элегрәк кертелгән чикләүләр фонында Казан һәм Түбән Кама аэропортларында һава судноларын кабул итү һәм җибәрү вакытлыча туктатылды. Росавиациядә ачыклык кертүләренчә, әлеге чаралар очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәк булган. Хәзер ике аэропорт та гадәти режимда эшли, әмма рейслар тоткарлана.

Иртәнге сигезләр тирәсендә Әлмәттә резервуар паркына дошманның пилотсыз очкычлары һөҗүм итте. Һөҗүм нәтиҗәсендә янгын чыкты, дип хәбәр итте ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Хакимият мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Ут белән көрәшүчеләр янгынны оператив рәвештә сүндерде. Район хакимиятендә ачыклык кертүләренчә, янгын нефть технологик системасы территориясенә пилотсыз очкыч ватыклары төшү нәтиҗәсендә чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot