Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бүген явым-төшем көтелми, температура +31 градуска кадәр күтәрелә
Татарстанда шимбә, 23 майда, алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, сизелерлек явым-төшем көтелми, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, көндез аның тизлеге урыны белән 14 метрга кадәр җитә.
Төнлә һава температурасы +7..+12 градуска, көнбатышта урыны белән +17 градуска кадәр күтәрелде. Көндез һава +26..+31 градуска кадәр җылыначак.
Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, сизелерлек явым-төшем көтелми. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр җитә. Көндез республика башкаласында максималь температура +29..+ 31 градус тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз