news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ел башыннан кече үлчәмле суднолар белән бәйле фаҗигаләрдә 9 кеше һәлак булган

Татарстанда ел башыннан кече үлчәмле суднолар белән бәйле фаҗигаләрдә 9 кеше һәлак булган

Татарстанда ел башыннан бирле кече суднолар белән бәйле фаҗигаләрдә 9 кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр итте Татар транспорт прокуроры Фәрит Фатуллаев.

«Быел республика территориясендә кече үлчәмле суднолар катнашында 7 һәлакәт теркәлде инде. Аларда 9 кеше һәлак булды», – дип белдерде ул, башка күзәтчелек ведомстволары белән берлектә үткәрелгән рейд турында сөйләгәндә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә белдерүләренчә, профилактик чара су транспорты белән идарә итү кагыйдәләрен тупас бозучы легаль булмаган компанияләр һәм судно йөртүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән. Рейд нәтиҗәләре буенча 34 штраф салынган, ә 13 судно штрафстоянкага җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot