news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 4 майдан Мамадыш – Теләче автомобиль юлында транспорт хәрәкәте чикләнә

Татарстанның Мамадыш районында 2026 елның 4 маеннан төбәк әһәмиятенә ия Мамадыш – Теләче автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Бу хакта республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Чикләү трассаның 14нче чакрымыннан 25,8нче чакрымына кадәрге участогында капиталь ремонт үткәрү белән бәйле. Хәрәкәт 2026 елның 20 ноябренә кадәр ябылыр дип көтелә.

Машина йөртүчеләргә альтернатив маршрутлар (Мамадышны урап уза торган юл, Мамадыш – Кукмара, М-7 «Волга» – Түбән Сон – Кече Сон – Югары Сон, Ишки – Түбән Тәкәнеш юллары, шулай ук М-7 «Волга» федераль трассасы) тәкъдим ителә. Әлеге юнәлешләрдә тиешле юл билгеләре куелачак.

Машина йөртүчеләргә чикләүләрне исәпкә алырга һәм маршрутларны алдан планлаштырырга киңәш итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot