news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Предприятие җитәкчеләрен үз хезмәткәрләренә гриппка каршы прививка ясатырга чакырдылар

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе предприятие һәм оешма җитәкчеләрен үз хезмәткәрләренә гриппка каршы актив рәвештә прививка ясатырга чакырды. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә моның ни өчен кирәк булуы турында сөйләде.

«Коллективларның барысында да диярлек алтмыш яшьтән узган кешеләр бар, иң беренче чиратта, аларга прививка ясатырга кирәк. Болар – сезнең хезмәткәрләрегез, коллегаларыгыз, һәм, әлбәттә, алар авырып китсә, өстәвенә берәр очрак аяныч нәтиҗәләргә китерсә, бер дә күңелле булмаячак», – дип искәртте спикер.

Авдонина эшчәнлек төре буенча грипп йоктыру куркынычы янаган төркемнәр турында искәртте. Аларга түбәндәгеләр керә:

  • медицина хезмәткәрләре;
  • мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр;
  • хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр;
  • автотранспорт предприятиеләре хезмәткәрләре;
  • терлекчелек хуҗалыкларында эшләүчеләр.

«Вазгыять тыныч булса да, без кош гриппы турында да онытырга тиеш түгел. Зур кошчылык фабрикалары һәм кошчылык фермалары хезмәткәрләре, шулай ук ярдәмче хуҗалыкта кош-корт үрчетүчеләр прививка ясаткан булырга тиеш», – дип өстәде Любовь Авдонина.

news_right_1
news_right_2
news_bot