Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коммуналь инфраструктура өлкәсендә 77 инвестиция программасы гамәлгә ашырыла
2026 елда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан җайга салынучы оешмалар коммуналь инфраструктура өлкәсендә финанслау күләме 29 миллиард сумнан артып киткән 77 инвестиция программасын гамәлгә ашыра. Бу хакта комитетның матбугат хезмәте хәбәр итә. Узган ел белән чагыштырганда, программалар саны 15 процентка арткан. Алар коммуналь хуҗалыкның барлык төп юнәлешләрен колачлый.
Әлеге акчалар инженерлык челтәрләрен төзү һәм реконструкцияләү, җиһазларны модернизацияләү, коммуналь системаларның ышанычлылыгын арттыру һәм инфраструктура объектларында аварияләрне киметүгә юнәлдерелә.
«Инвестицион программаларны гамәлгә ашыру коммуналь комплексның тотрыклы эшен саклап калырга гына түгел, ә территорияләрне алга таба үстерү һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен тиешле шартлар тудырырга да мөмкинлек бирә», - дип белдерде ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү шул исәптән «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында да башкарыла. Программа төрле финанслау чыганакларын җәлеп итүне күздә тота.
Шул ук вакытта, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты инвестиция программалары чараларының үтәлешен һәм каралган акчаларның нәтиҗәлелеген контрольдә тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз