Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 60 Бөек Ватан сугышы ветераны яши
Татарстанда 2026 елның февраленә Бөек Ватан сугышында катнашкан 60 кеше яши. Республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова брифингта шул хакта хәбәр итте.
Шулай ук төбәктә 5,6 меңгә якын тыл хезмәтчәне гомер итә, элеккеге балигъ булмаган тоткыннар саны - 78.
«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен үтәү йөзеннән 2025 елда 8 837 ветеранга республика бюджетыннан өстәмә матди ярдәм күрсәтелде һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Сугышта катнашкан 146 кешегә «мактаулы гражданин» исеме бирелде», – диде министр.
Аның сүзләренчә, керемнәре 23 мең сумнан артмаган хезмәт ветераннарына түбәндәге түләүләр каралган:
. Айлык акчалата түләү - 656 сум.;
. Субсидия - торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 50 проценты;
. Субсидия - телефон элемтәсе, радио, күмәк антенна өчен түләү чыгымнарының 50 проценты;
. Түләүсез теш-, колак протезлары ясау;
. Социаль юл йөрү билеты алу хокукы - 656 сум.
. 1 майдан 31 октябрьгә кадәр навигация чорында шәһәр яны су транспортында, шәһәр яны тимер юл транспортында 50 процент ташлама белән йөрү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз