news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2026 елга яшәү минимумы 6,8 процентка арттырылды

Татарстанда 2026 елга яшәү минимумы 6,8 процентка арттырылды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2026 елда Татарстанда яшәү минимумы 16 098 сум тәшкил итәчәк. Бу 2025 ел белән чагыштырганда 6,8 процентка яки 1 025 сумга артыграк. Яшәү минимумын арттыру турындагы карарны ТР Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин имзалаган.

«2026 елга Татарстан Республикасында яшәү минимумы күләмен җан башына 16 098 сум күләмендә расларга», - диелә документта.

Эшкә сәләтле кешеләр өчен яшәү минимумы - 17 547 сум, пенсионерлар өчен - 13 844 сум, ә балалар өчен 15 615 сум тәшкил итәчәк.

Искәртеп үтәбез, яшәү минимумы - кешегә тормышның төп ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәкле акча суммасы ул. Икенче төрле әйткәндә, бу - төп азык-төлек продуктлары — ипи, сөт, май, шикәр, яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алырга, шулай ук коммуналь һәм торак чыгымнарын да кертеп, төп хезмәтләр өчен түләргә мөмкинлек бирә торган минималь керем. Алга таба яшәү минимумының әлеге күләме социаль пособиеләр һәм стипендияләр күләменә йогынты ясый.

news_right_1
news_right_2
news_bot