news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшүсмерләр өчен туристлык слеты узачак

2026 елның 13-15 июлендә Татарстанда яшүсмерләр өчен төбәк туристлык слеты узачак. Слет Лаеш районындагы «Волга» яшьләр үзәгендә оештырыла.

Чарада 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге 60 яшүсмер катнашыр дип көтелә. Гаризалар 15 июньгә кадәр кабул ителәчәк.

Катнашучылар өчен белем бирү һәм спорт программалары әзерләнгән. Яшүсмерләр «Учаклар», «Төеннәр», «Палаткалар», «Ориентлашу» мастер-классларында, ярышларда һәм «Хәзинәне тап» квестында катнашачак.

Шулай ук поход туризмының база күнекмәләрен (карта һәм компас буенча ориентлашу, учак ягу, йокы урыны әзерләү һ.б.) үзләштерәчәкләр.

«Быел Татарстан Республикасында беренчеләрдән булып хәрәкәтнең тәүге төбәк туристлык слетын гамәлгә ашырабыз. Поход туризмы өлкәсендә актив үсмерләрне дуслаштырырга һәм бер зур командага берләштерергә телибез. Бөтен республикадан 60 катнашучы, соңыннан үз муниципаль берәмлекләрендә походларны популярлаштыру һәм яңа малайлар-кызларны җәлеп итү өчен, мастер-классларда катнашачак», – дип билгеләп үтте Татарстанда Алдынгылар хәрәкәтенең «Туризм һәм сәяхәт» юнәлеше кураторы Наталья Пивоварова.

Проект өч этапта тормышка ашырыла. 1 майдан 15 июньгә кадәр - конкурс биремен теркәү һәм үтәү, 16 июньнән 23 июньгә кадәр гаризаларны бәяләү һәм катнашучыларны сайлап алу оештырыла, ә 13-15 июльдә слет уза.

Слетта катнашу өчен конкурс биремен үтәргә - 6 яшьтән 25 яшькә кадәрге балаларда һәм яшьләрдә походларны оештыру күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән чара әзерләргә кирәк.

Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте РФ Президенты Владимир Путин карары белән төзелде. Оештыру җыелышы 2022 елның 20 июлендә узды, ә «Алдынгылар хәрәкәте» атамасы 18-20 декабрьдә Мәскәүдә узган I съездда тавыш бирү нәтиҗәләре буенча расланды. Делегатлар шулай ук 12 эш юнәлешен һәм 11 төп кыйммәтне (алар арасында «Тормыш һәм дәрәҗә», «Патриотлык», «Игелек һәм гаделлек», «Иҗади хезмәт», «Ныклы гаилә» һ.б. бар) раслады.

news_right_1
news_right_2
news_bot