news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Минем шәҗәрәм» бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә

Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм ТР Дәүләт архивы ел саен үткәрелә торган «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә, дип хәбәр итте оештыручылар. Чара «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында уздырыла, ул шәҗәрә төзү традицияләрен яңартуга, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.

Хәбәрдән күренгәнчә, бәйге шәҗәрә төзү традицияләрен сакларга һәм үстерергә, гаилә тарихының ил һәм туган як тарихы белән бәйләнешен өйрәнү нигезендә балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә ярдәм итүне максат итеп куя. Буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга, тарихи-шәҗәрә тикшеренүләре традицияләрен саклауга, шулай ук катнашучыларны архив материаллары һәм туган якны өйрәнү әдәбияты белән эшләүгә җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә.

Конкурсның муниципаль этабы 2026 елның 15 маена кадәр уздырыла. Казан халкы үз эшләрен шәһәрнең муниципаль архив идарәсенә тапшыра ала, ә муниципаль районнарда яшәүчеләргә хакимиятләрнең архив бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Республика этабы 15 майдан 15 июньгә кадәр дәвам итә.

1-4 яшь төркемнәрендә җиңүчеләрне (мәктәп укучылары һәм 18 яшькә кадәрге студентлар) дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә: беренче урын өчен – «Яндекс Макс» станциясе, икенче урынга – «Яндекс» станциясе, өченче урынга – универсаль колакчыннар.

Бишенче яшь төркемендә җиңүчеләргә (18 яшьтән өлкәнрәкләр) акчалата премияләр тапшырылачак: беренче урынга - 50 мең, икенче урынга - 30 мең, өченче урынга 20 мең сум.

Шулай ук «Үзенчәлекле шәҗәрә», «Бай шәҗәрә», «Туган телгә мәхәббәт» номинацияләрендә кызыксындыру призлары да каралган. Бу бүләкләрнең ияләренә дипломнар һәм «Минем шәҗәрәм» папкалары тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot