news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 80 күп фатирлы йортта капиталь ремонт эшләре башланды

Татарстанда 80 күп фатирлы йортта капиталь ремонт эшләре башланды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда быелгы программага кертелгән 706 күп фатирлы йортның 80ендә капиталь ремонт эшләре башланды. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төбәк Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Агымдагы елда Татарстан Республикасының 42 муниципаль берәмлегендә урнашкан гомуми мәйданы 4 миллион квадрат метрга якын тәшкил иткән 706 күп фатирлы йортны тәртипкә китерү күздә тотыла.

Капиталь ремонт программасын финанслау күләме 9 миллиард 65 миллион сум тәшкил итә. Аерым алганда, әлеге акчага алты муниципалитеттагы 44 йортта 99 лифтны алыштыру каралган, дип билгеләп үтте Айзатуллин.

ТР ТКХ фонды подряд оешмаларын билгеләү буенча электрон аукционнар үткәрә. 293 күп фатирлы йорт өчен подрядчылар сайланган, 52 йорт буенча аукцион игълан ителгән.

Биш муниципаль берәмлектә 80 йортны яңарту эшләре башланган инде. Подряд оешмалары билгеләнгән калган 213 йорт буенча әзерлек эшләре алып барыла, дип ачыклык кертте докладчы.

news_right_1
news_right_2
news_bot