Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда фатир бәяләрен киметергә сәләтле яңа салым турында закон кабул ителде
Татарстанда оешмалар милкенә салым турында законга үзгәрешләр кертү хакындагы закон проекты кабул ителде. Документ нигезендә төзелеш компанияләре һәм башка оешмалар милкендә калган сатылмаган фатирларга салым кертелә. ТР Дәүләт Советының XXVI утырышында шул хакта карар кабул ителде.
«Бүгенге көндә Татарстан Республикасында кадастр бәясе буенча салым салу гомуми мәйданы 1000 квадрат метрдан артык булган административ-эшлекле үзәкләргә һәм сәүдә үзәкләренә, шулай ук алардагы бүлмәләргә карата кулланыла. Шул ук вакытта, РФ субъектларының күпчелегендә, шул исәптән Идел буе федераль округында, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә, Санкт-Петербургта торак урыннарга кадастр бәясе буенча салым салына инде», – дип аңлатты ТР финанс министры Марат Фәйзрахманов.
Закон нигезендә, девелоперларга һәм башка коммерция структураларына караган торак урыннарга салым күләме 2027 елда исәпләнгән сумманың яртысын, ягъни стандарт 2 процент урынына 1 процент тәшкил итәчәк.
Ә оешмалар милкенә салым буенча ставка исә «милек хокукында төзелеш компанияләренеке булган һәм салым базасы кадастр бәясе буларак билгеләнә торган торак урыннарга карата» 0,3 процент күләмендә билгеләнәчәк, бәясе 300 миллион сумнан артып киткәннәре моңа керми.
Шул ук вакытта, социаль дәүләт программалары буенча төзелгән биналар салымнан тулысынча азат ителәчәк. Сүз социаль ипотека турында гына түгел, ятим балаларны торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торактан күчерү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү һәм башкалар хакында да бара.
«Без бу салымны керткәннән соң төзелеш компанияләре фатирларны түбәнрәк бәядән тәкъдим итәр дип көтәбез», – диде Фәйзрахманов.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз