Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда күп функцияле үзәкләр эшенә ясалма фәһемне кертү буенча программа кабул ителә
Татарстанда күп функцияле үзәкләр эшенә ясалма фәһем технологияләрен интеграцияләү буенча биш елга исәпләнгән комплекслы программа әзерләнә. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Алексей Начвин республика күп функцияле үзәкләре коллегиясендә шулай дип белдерде.
«Алдагы айларда без аның буенча бишьеллык программа кабул итәчәкбез. Мин бездә шундый зур күп функцияле үзәкнең ясалма фәһем ярдәмендә ничек эшләячәге турында уйларга тәкъдим итәм», - диде Начвин, коллегиядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Ул билгеләп үткәнчә, төп бурыч - хезмәткәрләрне яңа технологияләр белән эшләргә өйрәтү. «Күп функцияле үзәк бүлекләре нейрочелтәрләрнең эшләрен ничек җиңеләйтә алуын аңларга тиеш», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз