news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда буран туктый һәм температура фоны бераз күтәрелә

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген, 28 декабрьдә, Татарстанда салкынча һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтә идарәсе хәбәр итә.

Республикада болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы булачак. Иртән урыны белән буран чыгуы ихтимал, көндез ул туктый, шулай да бераз кар явуын дәвам итә.

Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, иртәнге сәгатьләрдә аның тизлеге урыны белән 15 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Төнлә һава температурасы -7..-12 градус (төбәкнең көньяк-көнбатышында аязган вакытта -13..-15 градуска кадәр) тәшкил итсә, көндез исә Татарстанда -4..-9 градус (Казанда -6..-8 градус) булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot