news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда фатирда яшәүче йорт хайваннары санын чикләргә тәкъдим иттеләр

Татарстанда фатирда яшәүче йорт хайваннары санын чикләргә тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда күп фатирлы йортларда йорт хайваннарын тоту нормаларын кертү мөмкинлеге карала. Республика Министрлар Кабинетының шул хактагы карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ бер йорт хайванына мәйдан нормасын билгеләүне күздә тота.

«Күп фатирлы йортның торак бүлмәләрендә торак бүлмә гомуми мәйданының һәр 18 квадрат метрында бердән артык эт яки бердән артык мәче асрау тыела», – диелә документта.

Моннан тыш, торакның аерым типлары өчен чикләүләр кертергә тәкъдим ителә. Аерым алганда, коммуналь фатирларда һәм берничә гаилә яши торган биналарда потенциаль куркыныч тудырган эт токымнарын асрауны тыю планлаштырыла.

Элегрәк Дәүләт Думасы депутаты Евгений Марченко парламентның түбән палатасына, торак мәйданына бәйле рәвештә, фатирда эт һәм мәчеләрнең чик санын билгеләргә тәкъдим итә торган закон проектын тапшырган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot