news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бәйрәм чараларына 144 меңгә якын кеше килгән

Фото: ТР буенча Росгвардия идарәсе

Яңа ел төнендә Татарстанда яшәүчеләрнең һәм республика кунакларының иминлеген Росгвардиянең ике йөзгә якын хезмәткәре һәм хәрбие тәэмин итте. Җәмәгать тәртибен саклауга Казанның махсус моторлаштырылган полкы хәрбиләре, ОМОН сугышчылары һәм Росгвардия территориаль идарәсенең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре җәлеп ителде. Алар ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре белән берлектә эшләде.

Ведомство мәгълүматлары буенча, республикада бәйрәм чараларына 144 меңгә якын кеше килгән. Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзәге янындагы чыршы шәһәрчеге гадәттәгечә Яңа елны каршылауның иң популяр урыны булды, анда 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә 67 меңнән артык кеше һәм шәһәр кунаклары килде.

Фото: ТР буенча Росгвардия идарәсе

Бәйрәм алдыннан массакүләм ял итү урыннары куркыныч әйберләрне ачыкларга өйрәтелгән этләр ярдәмендә саперлар тарафыннан тикшерелде. Росгвардиянең лицензия-рөхсәт бирү эше бүлекчәләре хезмәткәрләре бәйрәм чаралары уздыру мәйданчыкларында эшләгән шәхси сак оешмалары хезмәткәрләренең әзерлеген тикшерде.

Татарстанның башка торак пунктларында полиция нарядлары шулай ук Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре тарафыннан көчәйтелде. Яңа ел төнендә җәмәгать тәртибен бозуга юл куелмады.

news_right_1
news_right_2
news_bot