news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда температура +27 градуска кадәр күтәрелә, урыны белән яңгыр көтелә

Татарстанда температура +27 градуска кадәр күтәрелә, урыны белән яңгыр көтелә
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бүген, 13 майда, Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы саклана, температура фоны бераз күтәрелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә барлык районнарда да явым-төшем күзәтелсә, көндез исә, шул исәптән Казанда да, урыны белән генә яңгыр явачак.

Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыш секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, кайбер урыннарда аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәя.

Җылы төннән соң көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +18..+23 градуска (көнчыгышта +27 градуска, Казанда +20..+22 градуска) кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot