Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күнегүләр полигоны төзеләчәк
Татарстанның Лаеш районында 1,3 миллиард сумга янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар өчен укыту-күнегүләр комплексы төзергә ниятлиләр. Шул хактагы тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Объект Казан янындагы Габишев һәм Комлы Кавал авыллары янында урнашачак. Проект кунакханәсе дә булган күп функцияле бина, янгын депосы, шулай ук трибуналы футбол кыры төзүне үз эченә ала.
Проектның заказчысы – «ТР Баш төзелеш идарәсе» компаниясе. Контрактны үтәү срогы - 2027 елның 18 гыйнвары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз