news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 17 яшьлек үсмер питбайкта тимер киртәгә бәрелеп үлгән

Татарстанда 17 яшьлек үсмер питбайкта тимер киртәгә бәрелеп үлгән

Татарстанда 17 яшьлек үсмер питбайкта тимер киртәгә бәрелеп үлгән, 18 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, кичә 21:00 сәгатьтә Татарстанның Түбән Кама районы Красный Ключ бистәсендә 17 яшьлек үсмер 18 яшьлек кыз белән питбайкта йөргән. Кайсыдыр мизгелдә ул, идарәсен югалтып, тимер киртәгә килеп бәрелгән. Үсмер шунда ук һәлак булган, пассажирын хастаханәгә озатканнар.

Тикшерү оештырылган, аның процессын прокуратура контрольдә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot