Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда барлык маркадагы бензин һәм дизель ягулыгы арзанайды
Татарстанда узган атнада барлык маркадагы бензинга һәм дизель ягулыгына бәяләр төште. Росстат мәгълүматларында шулай диелә.
Аерым алганда, АИ-92 маркалы бензин 3 августтан 10 августка кадәр 1,04 сумга (литры 68,85 сумнан 67,81 сумга кадәр) арзанайды. Үз чиратында, АИ-95 маркалы бензинның бәясе 15 тиенгә (литры 73,43 сумнан 73,28 сумга кадәр) кимеде. Алдагы атна белән чагыштырганда, АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин бәясенең кимү темпы акрынайды.
Шуның белән бергә, июль ахыры – август башында кыйммәтләнгән премиаль маркалы бензин (АИ-98 һәм аннан югарырак) һәм дизель ягулыгы арзаная башлады. Әйтик, АИ-98 һәм аннан югарырак бензинның бәясе - 36 тиенгә (литры 99,42 сумнан 99,06 сумга кадәр), ә дизель ягулыгы 29 тиенгә (литры 80,56 сумнан 80,27 сумга кадәр) төште.
Татарстанда автомобиль бензинының уртача бәясе 61 тиенгә (литры 71,54 сумнан 70,93 сумга кадәр) арзанайды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз