news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда минималь куллану бюджеты мең сумга диярлек арттырылды

Татарстанда минималь куллану бюджеты мең сумга диярлек арттырылды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда 2026 елның беренче кварталында минималь куллану бюджеты 28 948 сум күләмендә билгеләнгән. Узган елның дүртенче кварталы белән чагыштырганда ул 954 сумга арткан.

ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, ул элегрәк коррупциягә каршы экспертиза үтте.

Узган елның икенче кварталында Татарстанда минималь куллану бюджеты 28 160 сумга тигез иде, әмма өченче кварталда аны 775 сумга киметтеләр һәм 27 385 сумга калды. Әмма дүртенче кварталда ул яңадан 609 сумга арттырылды һәм 27 994 сум тәшкил итте.

Минималь куллану бюджеты – ул азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар җыелмасы һәм хезмәт күрсәтүләр бәясе. Ул кешенең төп физиологик һәм социаль-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүне тәэмин итәргә тиеш.

Закон нигезендә, минималь куллану бюджеты минималь яшәү минимумыннан ким була алмый. Татарстанда 2026 елда яшәү минимумы җан башына 16 098 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Шул ук вакытта, сүз хезмәткә сәләтле гражданнар өчен – 17 547 сум, пенсионерлар өчен – 13 844 сум һәм балалар өчен 15 615 сум турында бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot