Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ясалма фәһем өлкәсендәге белгечләргә ихтыяҗ 30 процентка арткан
Татарстанда ясалма фәһем өлкәсендәге белгечләргә ихтыяҗ узган яртыеллык белән чагыштырганда якынча 30 процентка арткан. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узган «Иң мөһиме - кешеләр» кадрлар клубының беренче утырышыннан соң журналистларга шулай дип белдерде.
Ясалма фәһем өлкәсендәге белгечләргә ихтыяҗның артуы мәгълүмати технологияләр базарының (анда вакансияләр саны кими) гомуми трансформациясе фонында бара.
«Без узган яртыеллык белән чагыштырганда да алга китеш күрәбез: ясалма фәһем өлкәсендә белгечләргә ихтыяҗ 30 процентка арта. Базарга ясалма фәһем, программалаштыру ярдәмендә конкрет тармак бурычларын хәл итүне аңлый торган кешеләр кирәк», – дип сөйләде Габдрахманов.
Министр урынбасары сүзләренчә, соңгы биш елда ихтыяҗ булган IT-белгечнең профиле дә үзгәргән. Хәзер аерым процессларны программалаштыра белү генә җитми -бурычларны комплекслы хәл итәргә сәләтле кадрларга ихтыяҗ арта.
Аерым алганда, мондый белгечләргә ясалма фәһем архитектурасын тирәнтен аңларга һәм бу белемнәрне конкрет бурычларны хәл итү өчен куллана белергә кирәк.
Үзгәрешләргә мәгариф системасы җайлаша инде. Уку йортлары программаларны яңадан карый һәм шул исәптән техникумнарда һәм көллиятләрдә ясалма фәһем белән бәйле яңа юнәлешләр кертә.
Татарстан Кадровиклар клубының беренче утырышында хезмәт базары трансформациясе, компанияләрнең кадрларга булган ихтыяҗы һәм белгечләр әзерләү турында фикер алыштылар. Проект республиканың Электрон мактау тактасын формалаштырганда башланган эшнең дәвамы булды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз