news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда чит ил гражданнарына медицина тикшерүе үткәрү өчен клиникалар расланачак

Татарстанда чит ил гражданнарына медицина тикшерүе үткәрү өчен клиникаларны расларга ниятлиләр. Указ проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.

Хастаханәләр исемлегенә түбәндәге медицина учреждениеләре керәчәк:

  • А.Ге исемендәге Республика тире-венерология диспансеры;
  • Республика туберкулезга каршы клиник диспансеры;
  • СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге;
  • Республика наркология диспансеры;
  • «Чит ил гражданнарына медицина тикшерүе үткәрү республика үзәге» ҖЧҖ;
  • КФУның медицина-санитария часте.

Клиникалар чит ил кешеләрен һәм гражданлыгы булмаган затларны наркотик һәм психоактив матдәләр куллануга, шулай ук социаль-куркыныч йогышлы авырулары булу-булмауга тикшерәчәк.

Указда шулай ук «бердәм тәрәзә» принцибы буенча эшләү мөмкинлеге дә каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot