Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда минималь куллану бюджетын мең сумга диярлек арттырырга ниятлиләр
Татарстанда 2026 елның беренче кварталына минималь куллану бюджетын 28 948 сум дәрәҗәсендә билгеләргә җыеналар. Бу узган елның дүртенче кварталындагы куллану бюджеты белән чагыштырганда 954 сумга күбрәк.
ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карар проекты республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән. Әлегә документ коррупциягә каршы экспертиза уза.
Узган елның икенче кварталында минималь куллану бюджеты 28 160 сумга тигез иде, әмма өченче кварталда аны 775 сумга киметтеләр һәм ул 27 385 сумга калды. Дүртенче кварталда ул яңадан 609 сумга арттырылды һәм 27 994 сум тәшкил итте.
Минималь куллану бюджеты –кешенең төп физиологик һәм социаль-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүне тәэмин итәргә тиешле азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар һәм хезмәтләр җыелмасы бәясе ул.
Закон нигезендә, минималь куллану бюджеты күләме минималь яшәү минимумыннан түбән була алмый. Татарстанда 2026 елда яшәү минимумы җан башына 16 098 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән: эшкә сәләтле гражданнар өчен – 17 547 сум, пенсионерлар өчен – 13 844 сум, балалар өчен - 15 615 сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз