news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бераз явым-төшем, томан һәм +2 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Татарстанда бераз явым-төшем, томан һәм +2 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген, 5 декабрьдә, Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда бераз җепшек кар һәм яңгыр фаразлана. Иртән аерым районнарда төнлә төшкән томан саклана.

Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исәчәк. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Төнге салкынча һава торышыннан соң көндез төбәктә -2..+2 градуска кадәр җылытачак (ТР башкаласында -1+1 градуска кадәр).

Метеорологлар фаразлавынча, киләсе атнада Татарстан территориясендә аномаль җылылыкны кышкы салкыннар алыштырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot