news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр, боз, томан һәм +27 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген, 5 сентябрьдә, Татарстанда җылы, ләкин тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада көн болытлы булачак, әмма көндезге сәгатьләрдә кояш та күренеп алачак. Иртән кайбер урыннарда томан күзәтеләчәк. Урыны белән, шулай ук Казанны да кертеп, яңгыр явачак, яшен булуы да ихтимал. Көндез боз яварга мөмкин.

Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәя, ә яшен вакытында 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. ТР башкаласында исә җилнең тизлеге секундына 13-18 метр тәшкил итәр дип көтелә.

Шактый җылы төннән соң (+10 градус) көндез төбәктә һава температурасы +22..+27 градус (Казанда +22..+24 градус) тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot