news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр, боз, көчле җил һәм томан көтелә

Татарстанда яшенле яңгыр, боз, көчле җил һәм томан көтелә
Фото: © «Татар-информ»

Бүген, 7 июльдә, Татарстанда шактый эссе, әмма тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән, шулай ук Казанда, кыска вакытлы яңгыр явачак. Аерым районнарда яшенле яңгыр, кайбер урыннарда боз явуы да ихтимал (бу ике метеокүренеш ТР башкаласында да фаразлана). Моннан тыш, төбәктә иртән кайбер урыннарда төнлә төшкән томан саклана.

Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәя (шул исәптән Казанда да). Бофорт шкаласы буенча, тизлеге 13,9-17,1 метр тәшкил иткән җил – көчле, ә 17,2-20,7 метрга җиткәне көчле җил дип атала.

Җылы төннән соң (+12..+17 градус), көндез Татарстанда термометрның терекөмеш баганасы +24..+29 градуска (республика башкаласында +25..+27 градуска) кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot