news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгыр һәм +26 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Татарстанда яңгыр һәм +26 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда пәнҗешәмбе, 18 июньдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр явуы ихтимал, боз да яварга мөмкин.

Көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге - 14 метрга, көндез 15-20 метрга кадәр җитә.

Көндез һава температурасы +21..+26 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot