Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда томан һәм +2 градуска кадәр җылы булуы көтелә, явым-төшем туктый
Бүген, 18 ноябрьдә, Татарстанда салкынча һава торышы саклана, явым-төшем туктый. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә бераз кар явуын дәвам итә, әмма көндез сизелерлек явым-төшем көтелми. Иртән кайбер урыннарда төнлә төшкән томан саклана.
Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан секундына 4-9 метр тизлектә исүче җил көндезге сәгатьләрдә, шул исәптән Казанда, урыны белән секундына 12 метрга кадәр көчәя.
Төнлә температура 0..-5 градус тәшкил итсә, көндез Татарстанда һава -1..+2 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында 0..+2 градуска кадәр).
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз