Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда температура -2 градус тәшкил итә һәм бераз кар көтелә, буран тына
Бүген, 28 ноябрьдә, Татарстанда циклон йогынтысында формалашкан һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада көн болытлы булачак. Урыны белән, шул исәптән Казанда, бераз кар көтелә.
Төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил фаразлана. Төнлә кайбер урыннарда секундына 14 метрга кадәр көчәю ихтималы булган җил соңыннан туктый. Юлларда урыны белән бозлавык хасил булачак.
Төнлә һава температурасы -4..-9 градуска кадәр төште, көндез исә -2..-7 градус (ТР башкаласында -2..-4 градус) тәшкил итәчәк.
Якшәмбе, 29 ноябрьдә, циклонның көнчыгышка китүе сәбәпле, Татарстанда явым-төшем туктарга тиеш.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз