news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда киек кошларга ау сезоны ачылды

Татарстанда киек кошларга ау сезоны ачылды
Фото: © «Татар-информ», Наталья Рыбакова

Бүген Татарстанда киек кошларга көзге ау сезоны башланды. Ау чорында иминлек чараларын катгый үтәргә кирәк, дип хәбәр итте бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Радик Мотахаров Казанда узган матбугат конференциясендә.

«Көзге ауны ел саен меңләгән сунарчы көтә. Ул 5 сентябрьдә башлана. Беренче чиратта, бу - су кошларына: каз, үрдәк, сазлык-болын һәм урман кошларына ау. Ау 5 декабрьгә, ә урман кошларына 5 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк», – дип билгеләп үтте ул.

Ауга чыкканда сунарчының тиешле документлары: аучы билеты, коралга һәм ауга рөхсәте булырга тиеш. Әгәр ул беркетелгән территорияләрдә аучылык итсә, юллама да кирәк. Барлык аучылар да бу кагыйдәләрне үтәми, диде Мотахаров.

Ул корал йөртү билгеләнгән таләпләргә туры килергә тиешлеген аңлатты: аның патроннары алынган һәм чехолга төрелгән булырга тиеш.

Аның сүзләренчә, республикада Дәүләт комитеты хезмәткәрләре җитәкчелегендә төркемнәр төзелгән. Бу төркемнәр җитештерү һәм иҗтимагый инспекторлардан, Росгвардия хезмәткәрләреннән тора. Алар һәр муниципаль районда патрульлек итә.

Ау сроклары:

  • 5 сентябрь – 2026 елның 5 декабре – су, сазлык-болын, дала һәм кыр кошларына.
  • 5 сентябрь – 2027 елның 5 гыйнвары – урман кошларына.
news_right_1
news_right_2
news_bot