news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Лениногорск һәм Әлмәт районнарында ике яңа башкарма комитет бинасы ачылды

Татарстанның Лениногорск һәм Әлмәт районнарында ике яңа башкарма комитет бинасы ачылды
Фото: ТР Лениногорск районы матбугат хезмәте

Бүген Лениногорск районының Керкәле авыл җирлегендә һәм Әлмәт районының Елховой авыл җирлегендә башкарма комитетларның яңа биналары ачылды.

Тантанада Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Лениногорск районы башлыгы Марат Гыйрфанов һәм Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова катнашты.

Административ биналар төзү һәм капиталь ремонтлау программасы Татарстанда 2016 елдан Муниципаль берәмлекләр советы инициативасы һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Ул гамәлдә булган чорда 96 яңа объект төзелгән һәм 267 бинага капиталь ремонт ясалган. Лениногорск районында программа кысаларында 3 бина сафка бастырылган һәм тагын 6сы яңартылган.

«Муниципаль хезмәткәрләргә эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру зур әһәмияткә ия. Төзүчеләргә аерым рәхмәт әйтәсем килә - алар эшләрен бик яхшы башкарды. Авыл кешеләре көнүзәк мәсьәләләрен хәл итү өчен бирегә, һичшиксез, киләчәк», - диде Әгъзам Гобәйдуллин Керкәле авыл җирлегендә башкарма комитет бинасы ачылышында ясаган чыгышында.

Лениногорск районы башлыгы Марат Гыйрфанов сүзләренчә, объект төзелешенә республика бюджетыннан 12 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Яңа бина заманча кабинетлар, эш бүлмәләре һәм архив белән җиһазландырылган.

«Бу - авыл инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертү, ул безнең территорияләргә игътибар бирелүен раслый. Безнең ихтыяҗларга игътибарлы булганы һәм муниципалитетлар файдасына күптөрле программалар гамәлгә ашырганы өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм», - дип искәртте Гыйрфанов.

Елховой башкарма комитеты бинасын ачу тантанасында чыгыш ясап, район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова авылга ярдәм иткәннәре өчен ТР Рәисенә һәм республика Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде.

«Бүген Елховой авылы өчен якты һәм шатлыклы көн. Монда тагын бер матур бина барлыкка килде, хәзер авыл халкының үз гозерләре белән килү өчен урыны булды. Бу бинада авыл халкын борчыган мөһим мәсьәләләр хәл ителсен, ә кешеләр тыныч һәм имин тормышта яшәсен!» - диде район башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot