Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда, шәхси йортта янгын чыгып, 7 яшьлек кыз белән әтисе зыян күргән
Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында 7 яшьлек кыз белән әтисе зыян күргән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгын Казан янындагы Ремплер бистәсенең Спорт урамындагы йортта чыккан. Янгын иртәнге дүрттә башланган, аның мәйданы 91 квадрат метр тәшкил иткән, өй эче төтен белән тулган.
Өйдән чыгарга теләп, йорт хуҗасы тимер ишекне ачарга тырышып караган, ләкин кулын пешергән. Шуңа да карамастан, ул югалып калмаган – 7 яшьлек кызын уятып, аның белән бергә тәрәзәдән урамга чыккан.
Торак йорт җитди зыян күргән. Янгын электр челтәре авария режимында эшләү сәбәпле чыккан дип фаразлана. Ир-атның ике кулы да 2нче дәрәҗәдә пешкән, кызы исә яну продуктлары белән агуланган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз