Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 146 мең гектарда техник культураларны урып-җыясы калган
Татарстанда 146 мең гектар мәйданда техник культураларны урып-җыясы калган. ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Аерым алганда, 86 мең гектарда - көнбагыш, 46 мең гектарда - кукуруз, 6 мең гектарда - шикәр чөгендере һәм 7 мең гектар мәйданда соя җыясы калган.
Соңгы ике атнада 38 мең гектарда, ягъни барлык мәйданнарның 20 процентында техник культуралар җыеп алынган. Урып-җыю эшләренә яңгырлар комачаулый, диде докладчы.
Иң зур мәйданнар Мөслим (11 мең) һәм Азнакай (9 мең) районнарында кала. Моннан тыш, Актаныш, Сарман, Аксубай һәм Бөгелмә районнарында 7 мең гектарда урып-җыю эшләрен башкарасы бар, дип искәртте Җәббаров.
Шул ук вакытта, шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Бүгенге көнгә 768 мең тонна чимал эшкәртелгән, 109 мең тонна шикәр җитештерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз