Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашкан 92 кеше яши
Бүгенге көндә Татарстанда 5534 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шуларның 92се сугыш хәрәкәтләрендә турыдан-туры катнашкан. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республикада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү, шулай ук Хезмәт батырлыгы елын уздыру буенча оештыру комитеты утырышында шул хакта хәбәр итте.
Вице-премьер сүзләренчә, барлык фронтовикларга да бер тапкыр түләнә торган акча бирелгән, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси котлаулары тапшырылган.
Олы яшьтәге ветераннарга социаль-медицина хезмәте күрсәтүгә аерым игътибар бирелә: барлыгы 1,6 мең инвалид исәпләнә, 715 кеше социаль реабилитация уза, ә 419 кеше медицина ярдәме ала.
«913 ветеран медицина ярдәмен өендә ала, шулай ук 25 кеше интернатларда яши. Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысына да диспансеризация узу мөмкинлеге бирелә, 115 күчмә медицина бригадасы оештырылган», - дип искәртте Ләйлә Фазлыева.
Казан һәм Чаллыдагы сугыш ветераннары госпитальләре Бөек Ватан сугышында катнашучыларның сәламәтлеге өчен җаваплылык үзәге итеп билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз