Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда фиджитал-спорт буенча Татарастан Рәисе Кубогы этабы җиңүчеләре ачыкланды
Казанда фиджитал-спорт буенча «махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Рәисенең II Кубогы»ның чираттагы этабы узды. Ярышларда 10 команда катнашты, аларның составына республиканың 17 муниципаль берәмлегеннән 60 махсус хәрби операция ветераны керде.
Турнир ачылу тантанасыннан башланды. Катнашучыларны һәм кунакларны ТР Спорт министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалы һәм ИТ-парк вәкилләре сәламләде.
«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Алсу Арсланова фиджитал-спортның физик әзерлекне һәм цифрлы технологияләрне берләштерүен билгеләп үтте.
Ярышлар программасы ике этаптан торды. Башта командалар Counter-Strike 2 компьютер симуляторында ярышты, аннары катнашучылар физик өлешкә – ИТ-парк мәйданчыгындагы лазер сугышына күчте. Мондый формат цифрлы мохиттә эшләү күнекмәләрен генә түгел, реакция тизлеген, тактик фикерләүне һәм спортчыларның физик әзерлеген дә бәяләргә мөмкинлек бирде.
Фото: «Ватанны саклаучылар» фонды матбугат хезмәте
Тугыз сәгать дәвам иткән ярышларның нәтиҗәләре буенча Казан, Биектау һәм Зәй районнарын тәкъдим итүче Retro Squad командасы этапның җиңүчесе булды. Казан шәһәре, Апас һәм Питрәч районнары вәкилләреннән торган «Туган» командасы икенче урынны алды. Лаеш һәм Түбән Кама районнары җыелма командалары өченче урынны яулады.
«Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Рәисенең II Кубогы»ның муниципаль этаплары республика районнарында уза. Финал ярышлары декабрьдә Казанда үтәчәк. Турнирның киләсе этабы 8 августка билгеләнгән - катнашучылар нард уенында ярышачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз