news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йөзүче Ралинә Гыйләҗеваның беренче халыкара җиңүенә бәя бирделәр

Йөзүче Ралинә Гыйләҗеваның беренче халыкара җиңүенә бәя бирделәр
Фото: minsport.tatarstan.ru

Кичә Ташкентта дөнья Кубогы этабы кысаларында Чаллыда туып үскән Ралина Гыйләҗева брасс стиле белән 50 метр арага йөзүдә җиңү яулады. Татарстанның Йөзү федерациясе башкарма директоры Эрик Акчурин «ТИ-Спорт» сайты белән әңгәмәсендә бу җиңүгә карата комментарийлары белән уртаклашты.

– Мин Россияне генә түгел, Татарстанны да тәкъдим итүче спортчының уңышлары өчен шатмын. Лариса Павловна Хяккинен (Гыйләҗеваның тренеры) өчен дә шатмын – ул тәҗрибәле остаз. Аның халыкара дәрәҗәгә күтәргән спортчылары бик күп.

– Ралинә агымдагы елның декабрендә Кытайда узачак Дөнья чемпионатында үзенә урын алып куйды, шулай бит?

– Һичшиксез шулай. Ул кыска дистанция Россия чемпионатында да җиңде бит. Анда ул бөтен танылган спортчылардан, шул исәптән Юлия Ефимовадан да өстен чыкты. Әлбәттә, хәзер Юлия җиңүләре белән бик куандырмый. Үз вакытында ул бик яхшы эшләде, ә хәзер инде андый көче юк.

Чиста спринтерлардан анда Ефимова гына иде. Мәсәлән, шул ук Женя Чикунова беркайчан да чиста спринтер булмады. Аның төп дистанциясе – 200 метр. Хәзер Ралинә Гыйләҗева кыска дистанциядә брасс стиле белән йөзүчеләр рейтингында алдынгы позицияне биләде диярлек.

– Гыйләҗеваны Ефимованың җиңүләрен дәвам иттерүче спортчы дип әйтә алабызмы?

– Әйе, берсүзсез.

news_right_1
news_right_2
news_bot