Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 ел ахырына кадәр Татарстанда 353 авыл мобиль интернет белән тәэмин ителәчәк
2022-2026 елларда Татарстанда «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» программасы буенча 100-1000 кеше яши торган 353 торак пункт мобиль интернет белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
274 торак пунктта элемтә инде эшли. Калган 79 авылда «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты буенча база станцияләрен агымдагы ел ахырына кадәр эшләтеп җибәрү ниятләнә.
2026 елда станцияләрнең күбесе Балтач, Әгерҗе, Кукмара, Әтнә һәм Буа районнарында барлыкка киләчәк. Интернетка тоташу чиратын халык үзе билгели. «Дәүләт хезмәтләре» порталында 8 ноябрьдә тәмамланган соңгы Бөтенроссия тавыш бирүендә 34 меңгә якын татарстанлы катнашкан. Республика тавышлар саны буенча беренче урынны алды. Тавыш бирүдә Арча, Саба һәм Азнакай районнары зур активлык күрсәткән.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы 2027 елда челтәргә тоташтыру күздә тотылган торак пунктлар исемлеген формалаштырачак.
«Мобиль интернет күпчелек кешеләр өчен инде төп ихтыяҗга әверелде. Безнең өчен татарстанлыларның яшәү урынына карамыйча цифрлы сервислардан файдалана алуы, онлайн рәвештә укуы һәм эшләве, шулай ук туганнары белән элемтәдә торуы мөһим. Без «Ростелеком» һәм Т2 компанияләренә әлеге позицияне хуплаганнары өчен рәхмәтле. Без бергәләп республиканың тагын да күбрәк кечкенә торак пунктларын элемтә белән тәэмин итәбез», – дип билгеләп үтте ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Альберт Яковлев.
2030 елга «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» программасы кысаларында Россиянең 100-1000 кеше яши торган барлык торак пунктларын мобиль интернет белән тәэмин итү ниятләнә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз